news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ясалма интеллект башкортча иҗат иткән шигырьләр китабы чыккан

Башкорт телендә нейропоэзия китабы Россиядә икенче шундый басма булып тора.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү башкортлары корылтае Борис Ореховның «Мин шиғриәт үҙе... Компьютер шиғырҙар» нейропоэзия китабын тәкъдим итү чарасына чакыра. Башкорт теле илдә нейропоэзия китабы чыккан икенче (рус теленнән соң) тел булып тора. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Китапта ясалма интеллект, нейрочелтәр иҗат иткән шигырьләр тупланган. Борис Орехов башкорт телендә шигырьләр төзү өчен кыска вакытлы хәтере озын булган нейрочелтәр моделен кулланган, диелә хәбәрдә.

Тәкъдим итү онлайн форматта 21 гыйнварда 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты) була.

Нейрочелтәр ясау һәм аңа укыту галимнәр һәм инженерлар эшчәнлегенең алдынгы юнәлешләренең берсе булып тора. Нейрочелтәр видеоны камилләштерә, кешенең йөзенә карап хисләрне таный, үз-үзеңне тотышыңны алдан әйтә, Twitter язмалары буенча үлемне һәм чирләр таралачагын фаразлый һәм башкаларны эшли ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100