news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларны Татарстан белән таныштыру өчен интерактив китап-панорама чыкты

Китапта Саба, Биектау, Азнакай, Актаныш, Минзәлә һ.б. районнардагы кызыклы урыннар турында язылган.

Балаларны Татарстан белән таныштыру өчен интерактив китап-панорама чыкты
Венера Шәмсетдинова

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Балаларны Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының иң күренекле урыннары белән таныштыру өчен интерактив китап-панорама чыкты. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева сөйләде.

«Бу интерактив китап-панорама укучыларны Татарстанның иң кызыклы шәһәрләре һәм районнары белән таныштыра. Китаптагы наклейкалар республиканы бербөтен итеп күзалларга һәм мәгълүматны яхшырак истә калдырырга ярдәм итә. Карикатура стилендә ясалган вак рәсемнәр кул чуклары моторикасы белән күз хәтерен яхшыртуда булыша», — ди ул.

Айсылу Галиева китапта Татарстанның бәйсезлек атрибутлары булган әләме, гербы турындагы мәгълүмат булуын әйтте. Шулай ук китап аша балалар Татарстанның туристик маршруты белән таныша ала. Китапта Саба, Биектау, Азнакай, Актаныш, Минзәлә һ.б. районнардагы кызыклы урыннар турында язылган. Аннан кала китапта татар ашлары һәм милли киемнәр турында мәгълүмат бар.

Айсылу Галиева фикеренчә, китап кечкенә балалар өчен генә түгел, башлангыч мәктәп укучылары өчен дә кызыклы булыр. «Әйләнә-тирә мохитне өйрәнү дәреслегендә төбәкләргә кагылышлы мәгълүмат бик аз бирелә. Китапта дәрестә куллану өчен күп кызыклы мәгълүмат бар. Текстларны кыска итеп, мәгълүматның 70 процентын рәсемнәр аша бирергә тырыштык», — ди Айсылу Галиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100