news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Габдулла Тукай әсәрләреннән торган җыентык тәкъдим ителәчәк

Тәкъдим итү чарасы Татарстанда Туган телләр телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 15 декабрьдә Мәскәүдә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» тәкъдим ителәчәк. Тукай язып калдырганча, әлеге китапка ул үз халкы өчен калдырырга теләгән әсәрләр генә тупланган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр бу җыентык өч тапкыр һәм өчесендә дә гарәп графикасында (1914 һәм 1918 елларда – Казанда, 1933 елда – Токиода) дөнья күргән. Ул кириллицада беренче тапкыр 2021 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты.

Китап кереш сүздән, 1914 елгы басманың кириллицага күчермәсеннән һәм искәрмәләрдән тора. Укучылар әлеге мәҗмугада уникаль материаллар, шул исәптән шагыйрьнең җыентыкны әзерләве турында замандашларының истәлекләре, әсәрләренә иллюстрацияләр, Габдулла Тукай һәм шагыйрь булган урыннарда төшерелгән фотолар белән таныша алачак.

Тәкъдим итү чарасы Татарстанда Туган телләр телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.

Чара 19.00 сәгатьтә башлана, ул Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә узачак, +7-495-951-87-59 телефоны яки сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100