news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең мирас» журналының яңа саны ТАССРга нигез салучыларга багышланган

Укучылар республиканың үткәне, шулай ук Мирсәет Солтангалиев, Гаяз Исхакый һәм башкаларның тормыш юлы белән таныша алачак.

«Безнең мирас» журналының яңа саны ТАССРга нигез салучыларга багышланган

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). «Мирас» журналы яңа санын ТАССРга нигез салучыларга, күренекле татар галимнәренә һәм сәнгать әһелләренә багышлаган. Укучы узган гасырның 20 нче еллары һәм республикага нигез салучыларның берсе Мирсәет Солтангалиевнең, язучы Гаяз Исхакыйның тормыш юлы, уңышлары һәм җиңелүләре белән таныша алачак.

Журнал авторлары әйтүенчә, «Без кем булачакбыз?» дигән сорауга җавап табу өчен, башта кем булганыбызны белергә кирәк. Шуңа күрә яңа санны Татарстанда яшәгән бөек кешеләр мирасына багышлау карары кабул ителгән. Беренче битләрдә данлыклы «Зөләйха» әсәре авторы Гаяз Исхакый иҗаты турында сөйләнә.

«Безнең мирас» журналының октябрь саны язучының «Милләтнең яртысы — хатын-кызлар, милләтнең рухиятен саклаучылар — хатын-кызлар, милләтнең телен, сөйләмен саклаучылар — хатын-кызлар, ир-атларны, булачак әтиләрне, кызларны һәм булачак аналарны тәрбияләүчеләр — хатын-кызлар» дигән сүзләре белән башлана.

Алга таба «Кем ул Солтангалиев?» мәкаләсе авторлары ТАССР оешкан вакытларда, 1920 елларның уңышлары һәм җиңелүләре, үкенечле хаталары һәм ачы югалтулар турында сөйли.

Моннан тыш, яңа санда шагыйрә Гәүһәр Туганайга багышланган «Каракашлы кызы фин җирендә» мәкаләсе, Гази Кашшафны (Муса Җәлилнең якын дусты) «Шайтан чишмәсе янында» дип исемләнгән юлъязмалары, шулай ук 1918 елда Томск шәһәрендә чыгарылган «Чулпан» газетасыннан кисемтә дә бар. Анда илебезнең катлаулы чорында себер татарларының иҗтимагый һәм сәяси тормышы сурәтләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100