Башкортстанда Шәехзадә Бабичның тууына 125 елга багышланган шигырь бәйгесе була

«Бабич варислары» ачык республика конкурс-семинары игълан ителде.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Башкортстанда башкорт теле елына һәм танылган башкорт шагыйре, дәүләт эшлеклесе, оратор, музыкант Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуга багышланган «Бабич варислары» ачык республика конкурс-семинары игълан ителде. Бу хакта Бөтендөнья башкорт корылтае матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Конкурс башкорт телендә шигъри әсәрләр иҗат итүче яшь талантларны ачыклауга, бөек башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичның шигъри мирасын пропагандалауга, матур әдәбият әсәрләрен сәнгатьле уку белән кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.

Бәйге ике этапта үткәрелә. Конкурсның I этабы — дистанцион. Анда бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләре язган шигырьләрен bashlitsp@mail.ru электрон почтага җибәрергә тиеш. Конкурска кертелгән барлык кулъязмалар танышу өчен ачык булачак.

I этап нәтиҗәләре буенча жюри иң яхшы 24 авторны сайлап алачак. I этап нәтиҗәләре буенча лайклар санына карап, тамашачылар призы иясе билгеләнәчәк. Конкурсның II этабы Башкорт дәүләт университетының Сибай институтында уза. Әлеге турга узганнар тамашачылар һәм жюри алдында чыгыш ясый. Шулай ук шигърият буенча семинар, мастер-класслар була.

II этап нәтиҗәләре буенча жюри призлы урыннар билгели. Конкурста җиңүчеләр һәм лауреатлар кыйммәтле бүләкләр һәм махсус дипломнар белән бүләкләнә.

Конкурсны Башкортстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья башкорт корылтае, Башкорт дәүләт университетының Сибай институты, «Башҡорт телен ҡәҙерләйек» һәм « Шәйхзада Мөхәмәтзәкир улы Бабич» төркемнәре оештыра. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабичның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды. Юбилей чаралары 2020 елда узачак.