Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли китапханәсе 27 миллион сумлык китап сатып алган
Республика Президенты басма продукция сатып алу өчен грант биргән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан Президенты Татарстан Милли китапханәсенә китаплар сатып алу өчен 27 миллион сум күләмендә грант биргән.
Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова «Медиа бергә» фестивалендә белдергәнчә, китапханәдә барлыгы 3 миллион 600 мең саклау берәмлеге исәпләнә.
«Биредә мәдәниятне саклау объекты саналган ике меңнән артык китап бар. Президент биргән грантка 27 миллион сумлык китап сатып алынды», — дип искәртте Тимерҗанова.
Спикер билгеләп үткәнчә, китапханәдә дөньяның барлык почмакларында татар телендә нәшер ителгән яки татар халкына багышланган китаплар сакланачак. ТР Милли китапханәсе әлеге басмаларны үзе сатып ала яки бүләк итәләр.
12-13 февральдә ТР Милли китапханәсендә Казан федераль университетында башланган «Медиа бергә» фестивале узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз