news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1938 елда татар телендә чыккан «Кызыл десант» китабын электрон форматта укып була

Афзал Шамов тәрҗемә иткән китапта 1920 елның көзендәге вакыйгалар, Кырымнан Кубаньга Врангель гаскәрләре керү турында сүз бара.

1938 елда татар телендә чыккан «Кызыл десант» китабын электрон форматта укып була
https://kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсе 1938 елда нәшер ителгән «Кызыл десант» китабын цифрлаштыру турында хәбәр итте.

Электрон китапханә совет язучысы Дмитрий Фурмановның «Qzьl desant» («Красный десант») татар телендә чыккан китабы белән тулыландырды, дип хәбәр итте китапханә.

Афзал Шамов тәрҗемә иткән бу китап латин графикасында 1938 елда чыккан. Биредә 1920 елның көзендәге вакыйгалар, Кырымнан Кубаньга Врангель гаскәрләре керү турында сүз бара.

Электрон китапханә порталында Дмитрий Фурмановның утызынчы елларда татар телендә чыккан башка китаплары белән дә танышып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100