Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Гаффар дәвамчылары» иҗади бәйгесе игълан ителде
Татар телендә иҗат ителгән хикәяләр һәм әкиятләр «5-6 сыйныф укучылары», «7-8 сыйныф укучылары», «9-11 сыйныф укучылары» номинацияләрендә кабул ителә.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге һәм Балык Бистәсе мәгариф бүлеге мәктәп укучылары арасында район күләмендә әкият һәм хикәяләргә II «Гаффар дәвамчылары» дип аталган иҗади бәйге игълан итә.
Бәйге күренекле язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм публицист Әхәт Гаффарның иҗатын пропагандалауга, райондагы яшь каләм тибрәтүчеләрне барлауга һәм аларга иҗади яктан ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, Әхәт Гаффар традицияләрен дәвам итүчеләргә, абсурдистик элементлар һәм психологизм белән сугарылган әсәрләргә өстенлек биреләчәк.
Әсәрләр Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегенә — Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсе, 422650, Ленин урамы, 52 адресына тапшырылырга яисә электрон почта аша (bikalina@mail.ru) «Конкурска!» тамгасы белән җибәрелергә тиеш. 1, 2, 3 урыннарга ирешкән яшь иҗатчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Әсәрләр 2022 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә, җиңүчеләр 2022 елның февраль аенда игълан ителә.
«Гаффар дәвамчылары» иҗади бәйгесе беренче тапкыр 2018/2019 уку елында язучының 70 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган иде. Бәйгегә 39 эш килгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз