news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең икенче кисәге урын алган беренче китап нәшер ителгән

Редакция мөдире повестьның икенче кисәге турында күпләрнең ишеткәне булмаганны әйтте.

Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең икенче кисәге урын алган беренче китап нәшер ителгән
Венера Шәмсетдинова

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Күренекле татар язучысы Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең икенче кисәге кергән беренче китап нәшер ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас, сәнгать, фәнни-популяр редакциясе мөдире Венера Камалиева әйтте.

«Фатих Әмирхан иҗаты тупланган яңа китапның үзенчәлеге бар. Укучыларга беренче тапкыр „Хәят“ әсәренең икенче кисәге тәкъдим ителде. Әсәрне институтта узган конференциядә катнашучыларга тәкъдим иттеләр. Без әсәрне бүгенге көн таләпләренә туры китереп бастырдык», — ди Венера Камалиева.

Редакция мөдире повестьның икенче кисәге турында күпләрнең ишеткәне булмаганны әйтте.

Венера Камалиева китапта укучылар яратып укый торган башка әсәрләрнең дә булуын әйтте. «Китапка кереш мәкаләне филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйлаҗев язды. Мәкаләдә китаптагы һәр әсәргә җентекләп анализ ясалган», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100