news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхәт Мушинскийның «Әнис алмалары исе» дигән яңа китабы тәкъдим ителәчәк

Язучының китабына төрле елларда язылган проза, каләмдәшләр турында очерклар, публицистика һ.б. кергән.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). 13 апрельдә, 11.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2, ТАТМЕДИА, 1 кат) күпсанлы китаплар авторы Әхәт Мушинский белән автограф-сессия узачак. Очрашу Татар китап нәшриятында «Әнис алмалары исе» дигән яңа китап чыгу уңаеннан оештырыла.

Китапта һәр әсәр мәхәббәт, хисләр дөньясының күптөрлелеге һәм нечкә ирония ноталары белән сугарылган. Язучының китабына төрле елларда язылган проза, каләмдәшләре турында очерклар, публицистика, балалар өчен әсәрләр, ПЕН-клуб турындагы мәкаләләр, шулай ук афоризмнар кергән.

Әхәт Хәй улы Мушинский — язучы, Татар ПЕН-үзәге директоры, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, «Казан альманахы» баш мөхәррире, Державин исемендәге әдәби премия лауреаты һәм Россиянең «Заветная мечта» илкүләми балалар әдәби премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100