news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар гаиләсенең гореф-гадәтләре турында китап чыкты

Татарстан китап нәшрияты яңа басма турында хәбәр итте.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр» китабы чыкты.

Нәшрият социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, яңа басма татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр, алар белән бәйле кануннар, тыюлар һәм чикләүләр турында. Биредә нәсел, ата-баба йорты, кешеләрнең туганнары белән аралашуы турында сөйләнә.

Китап татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100