news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Кәбировның «Киллер» китабы Уфа шәһәрендә 52 сәүдә ноктасында сатыла башлады

«Киллер» китабы бестселлер булып танылды.

Марат Кәбировның «Киллер» китабы Уфа шәһәрендә 52 сәүдә ноктасында сатыла башлады
Рамиль Гали

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татар язучысы Марат Кәбировның «Киллер» китабы Уфада 52 сәүдә ноктасында сатыла башлады. Башкортстан башкаласында китапны түбәндәге адресларда урнашкан киосклардан алып була.

Марат Кәбировның «Киллер» китабы бестселлер булып танылды. Китапка ихтыяҗ зур, 2000 данә булып басылып чыккан тиражның 70% өлеше 2 атнада сатылып бетте, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең ваклап сату департаментында.

Детектив жанрында язылган «Киллер» повестенә укучылар да, профессиональ язучылар да уңай бәя бирде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сюжетның бирелешенә игътибар итте: «Җиңел әсәр сыман тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята: игелек барыбер, иртәме-соңмы, явызлыкны җиңә. Марат Кәбиров шушы бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган», — дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Китапны сатып алырга теләүчеләр әсәрнең сюжеты белән кызыксына. Ркаил Зәйдулла сюжет тетрәндергеч дип саный: «Зифаның балачагында киллер кереп, әти-әнисен һәм сеңлесен үтереп чыга. Үзе дә бәхетле очраклылыктан гына исән кала. Мондый фаҗиганы күз алдына китерсәң дә йөрәк өшеп китә. Зифа үтерүчене озак эзли һәм менә бер көнне… Юк, эчтәлекне сөйләмим әле, һәркем үзе укып тетрәнсен», — ди ул.

Татарстан районнарында китап район газеталары редакцияләрендә сатыла. Татарстан шәһәрләрендәге сәүдә нокталары турында мәгълүматны 8-9173-93-09-62 телефоны буенча белешергә була. Китапны почта аша кайтартырга теләүчеләр инстаграмда заявка калдыра ала.

Марат Кәбировның "Киллер" китабы "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте ярдәме белән "Казан утлары" китапханәсе сериясендә басылып чыкты. Форматы - кесә китабы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100