news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәех IX «Ачык Евразия – 2020» әдәби конкурсының финалисты булды

Ленар Шәех катнашкан шигърият номинациясенә — 300дән артык эш, хикәяләр номинациясенә 100 дән артык әсәр кабул ителгән.

Ленар Шәех IX «Ачык Евразия – 2020» әдәби конкурсының финалисты булды

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ленар Шәех IX «Ачык Евразия — 2020» әдәби конкурсының берьюлы ике номинациясендә: шигърият һәм хикәяләр жанры буенча шорт-бит исемлегенә кертелде. Татарстан вәкиленең әлеге конкурста тәүге тапкыр катнашуы түгел: 2017 елда ул хикәя номинациясендә икенче урынны яулады. Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә.

Ленар Шәех катнашкан шигърият номинациясенә — 300дән артык эш, хикәяләр номинациясенә 100 дән артык әсәр кабул ителгән, ә кыска исемлеккә иллешәр автор сайлап алынган. Сүз уңаеннан: финалга чыгучылар исемлегендә Татарстаннан Нурания Кубаш дигән автор да бар, ул үзе турында Арча районыннан булуын, тел-әдәбият укытучысы булып эшләвен яза.

Халыкара иҗади конкурсның 2020 елгы җиңүчеләре 2021 елның май аенда Лондонда узачак йомгаклау тантанасында игълан ителәчәк, дип хәбәр итә оешытучылар — Евразия Иҗат Гильдиясе (Лондон) үзенең сайтында. Сайтта шулай ук киләсе X конкурска гаризалар кабул ителә башлавы турында мәгълүмат бар.

Аерым номинацияләрдәге: зур күләмле нәсер (роман, бәян һ.б.), шигърият, кече күләмле нәсер (хикәя һ.б.), әдәби тәрҗемә, публицистика, рецензия, иллюстрация жанрларында иҗат итүче авторларның әсәрләре бәяләнәчәк. Татар иҗатчылары үз әсәрләрен конкурска инглиз яки рус теленә тәрҗемә итеп тә, ана телендә дә җибәрә ала.

Ачык Евразия әдәби конкурсы «Open Eurasian Literary Festival and Book Forum» беренче мәртәбә 2012 елда Бишкәктә үткәрелде. Шуннан соң конкурс финалы ел саен Европа һәм Азиянең төрле башкалаларында уза. Иҗат конкурсында төрле илләр вәкилләре катнаша. Быел, мәсәлән, оештыручыларга элекке Советлар Союзының барлык республикаларыннан, Израиль, Англия, АКШ, Һиндстан, Кытай Россиядән меңгә якын гариза кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100