news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Фәридә Нәҗмиеваның яңа китабын тәкъдим иттеләр

Әлеге басмада мәшһүр кешеләрнең Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) турында әйткән сүзләре тупланган.

Санкт-Петербургта Фәридә Нәҗмиеваның яңа китабын тәкъдим иттеләр
https://tatar-congress.org

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдә Санкт-Петербург Ислам мәдәнияте үзәгендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) дөньяга килүенә багышланган чара узган һәм Фәридә Нәҗмиеваның «Пророк Мухаммад — великий человек, всегда и сегодня» дигән китабы тәкъдим ителгән.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Төньяк-Көнбатыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәд Хенни чараны сәламләү сүзләре белән башлап җибәргән. РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин Коръән сүрәләрен (ул аларны әлеге кичәгә махсус әзерләгән) башкарган.

Филолог, тәрҗемәче, журналист, узган гасырның 80нче елларында Ленинград татар мәдәнияте үзәген оештыручылардан берсе булган Фәридә Нәҗмиева үз китабы белән таныштырган.

Әлеге басма – мәшһүр кешеләрнең Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) турында әйткән сүзләре тупланган, француз телендә басылып чыккан китапның тәрҗемәсе. Китапны скульптор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Абдуллина бизәгән, басмага аның шәмаилләре дә кергән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot