news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе Лондондагы бәйге финалына чыкты

Тәүфыйк Кәримов конкурска инглиз һәм рус телләрендә Лондон әдәби премиясе химаясендә нәшер ителгән «Fata Morgana» китабын тәкъдим иткән.

Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе Лондондагы бәйге финалына чыкты
http://tatar-congress.org

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә яшәүче язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Казахстан татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе Тәүфыйк Кәримов Чарльз Диккенс исемендәге премия финалына чыкты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәүфыйк Кәримов конкурска инглиз һәм рус телләрендә Лондон әдәби премиясе химаясендә нәшер ителгән «Fata Morgana» китабын тәкъдим иткән.

Дөньяның кырыктан артык иленең язучыларын берләштерә торган Интернациональ язучылар берлеге Лондон Халыкара әдәби премиясенең «Звезда» категориясендә финалистлар исемлеге билгеле. Бу исемлеккә әдәбият өлкәсендә тәҗрибәле авторлар кергән. Алты номинациядә финалга чыгучылар арасында Россия, АКШ, Бөекбритания, Канада, Нидерланд, Франция, Литва, Украина, Израиль, Көньяк Корея, Азәрбәйҗан, Казахстан язучылары бар.

Тәүфыйк Кәримов Казахстан, Россия, Татарстан, Азәрбайҗан, Интернациональ язучылар берлеге әгъзасы, рус, казах, татар һәм инглиз телләрендә басылган китаплар авторы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (Казан), Интернациональ язучылар берлеге версиясе буенча (Мәскәү) «Иң яхшы язучы 2015-2019» исеменә ия.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100