news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Әдәби кафе»да Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа китабы тәкъдим ителә

Китапка кергән повесть геройларның инстаграм битләре аша аралашуы рәвешендә язылган.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә 15.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу була. Анда аның «Һәркемгә бер кояш» дигән унөченче китабы тәкъдим ителә. Ул — «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясеннән чыккан сигезенче китап.

Моңа кадәр авторның «Болытта җиләк үсә», «Синең өчен яшим», «Таллы күлдә былбыл бар», «Ак читек», «Туташ», «Хәния» һ.б. китаплары укучылар кулына барып ирешкән иде. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Китапка кергән повесть заманча стильдә — геройларның инстаграм битләре аша аралашуы рәвешендә язылган. Әсәрдә аерым бер геройның язмыш сынаулары алдында нык булып калуы да, бүгенге татар авылы һәм татар мәктәбенең катлаулы язмышы да, авыру бала тәрбияләүче гаиләләр каршында пәйда булган авырлыклар да, кеше һәм җәмгыять арасындагы проблемалар да чагылыш таба, диелә хәбәрдә.

Айгөл Әхмәтгалиева бүгенге көндә Чаллыда яши. Ул Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли.

Ул Саҗидә Сөйләманова исемендәге кызыксындыру премиясе, Илдар Юзеев исемендәге премия, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты. Проза һәм драматургия әсәрләре яза, күп кенә пьесалары Оренбург, Уфа, Сибай, Казан, Чаллы дәүләт театрларында сәхнәләштерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100