«Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә катнашучыларның яшь чиге арттырылган

Конкурста быел 3 яшьтән алып 65 яшькә кадәр кешеләр катнаша ала.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үткән елда «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесендә катнашучылар 3 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булса, быелдан бәйгедә 65 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев сөйләде.

«Бик сирәк бәйгеләрдә генә 3 яшьтән алып 65 яшькә кадәр катнашучыларны кабул итәләр. Сәбәбе — катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы. Яшь чакта без һәрвакытта үзебезгә өлге эзлибез. Бәлки, шундый кеше килеп чыгар? Әсәрләрне балаларга укытучылар, әти-әниләр өйрәтә. Ә нигә әле үзләренә чыгыш ясап карамаска?» — диде ул.

Алмаз Нургалиев сүзләренчә, шагыйрьләр номинациясенә дә үзгәрешләр кертелгән. «Яшь чикләве 14 яшьтән башланачак. Үткән елларда 3 яшьтән башлана иде. Күпчелек очракта балаларга я әти-әнисе, я укытучысы язып бирә һәм ул шуны чыгып сөйли. „Бу сүзнең мәгънәсе ничек?“ — дип сорау биргәч, бала югалып кала, я укытучысына карап тора да, елый башлый», — дип аңлатты ул.