news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшрияте татар әкиятләре җыентыгын чыгарды

Балачактан таныш булган әкиятләрне бер басмага туплаганнар.

(Казан, 7 июль. «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында «Татар халык әкиятләре» җыентыгы чыкты.

Яңа басма В. Малякин иллюстрацияләре белән бизәлгән. Бу турыда нәшрият социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Татар халык әкиятләре җыентыгын татар телендә бастырып чыгардык! Әйе, күпләр көткән, балачактан ук таныш булган иң танылган әкиятләр тупланган һәм төсле иллюстрацияләр белән баетылган китап тиздән сатуга чыгачак», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot