news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гәрәй Рәхим якут халкына Якут шигърияте антологиясен чыгарырга тәкъдим итте

Шагыйрь якутларга Татар шигърияте антологиясен мисал итеп китерде.

Гәрәй Рәхим якут халкына Якут шигърияте антологиясен чыгарырга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхим Якут шигърияте антологиясен яңартып чыгару тәкъдимен әйтте. Бу хакта ул татар һәм якут антологияләре тәкъдим итү кичәсендә әйтте.

«Татар халкы язма шигъриятенең борынгы тарихы бар, шулай ук Казанда беренчеләрдән булып басма нәшриятлар барлыкка килә. Татар шигъриятенең беренче антологиясе 1956 елда, икенчесе 1992 елда нәшер ителде. Шуңа күрә якут халкына бөек якут шигъриятен туплап, аны китап буларак чыгарырга киңәш итәм. Якут шигърияте моңа лаек», — дип чыгыш ясады ул.

Искәртеп үтик, Якутия шигърияте антологиясе 1967 елда нәшер ителгән булган.

«Мисал өчен, беренче татар антологиясенә борынгы әсәрләрнең күбесе кертелмәде, бу сәясәт белән бәйле. 1992 елдагы антология минем мөхәррирлектә ике том булып эшләнелде. Шөкер, татарлар арасында да яшь талантлы шагыйрьләр күп. Безгә дә яңа — өченче антологияне чыгарырга вакыт җитте, кырык ел диярлек үтте», — дип йомгаклады ул сүзен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100