news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әдәби бәйге игълан итә

Конкурста катнашу өчен «Роман» номинациясе буенча — 2021 елның 1 декабренә кадәр, башка номинацияләрдә катнашкан әсәрләр — 2021 елның 1 сентябренә кадәр кадәр кабул ителә.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әдәби бәйге игълан итә. Бу хакта «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Дәүләт Советында комиссиянең икенче утырышында сөйләде.

«Республикабызда татар телендә төрле әдәби конкурслар оештырыла иде. Мисал өчен, „Казан утлары“ журналы инде өченче ел рәттән үзенең повесть һәм хикәяләргә үзенең әдәби бәйгесен оештыра. Ләкин масштаблы, күп жанрларны үз эченә алган әдәби бәйге юк иде», — диде ул. Аның сүзләренчә, бәйге әсәрләргә бәя бирү белән генә чикләнмичә, электрон версиясен Интернетта, матбугатта чыгаруны, аудиокитаплар яздыруны күздә тота.

Конкурс ун номинациядә үткәрелә. Болар: «Роман», «Повесть», «Хикәя», «Поэма», «Шигырь», «Повесть» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (үсмерләр әдәбияты), «Шигырь» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (балалар әдәбияты), «Шигырь» (балалар әдәбияты).

Нигезләмәне әзерләгәндә, комиссия әгъзаларыннан пьесаны да кертү тәкъдиме булган. Театр әһелләре берлеге заманча драматургия буенча аерым конкурс игълан итәчәк, дигән нәтиҗәгә килгән.

Конкурста катнашу өчен «Роман» номинациясе буенча — 2021 елның 1 декабренә кадәр, башка номинацияләрдә катнашкан әсәрләр — 2021 елның 1 сентябренә кадәр кадәр кабул ителә. «Жюри әгъзалары, әсәрләрнең әдәби-эстетик кыйммәте һәм яңалыгына, тел-сөйләм төзеклеге һәм матурлыгына, текстның заманчалыгына нигезләнеп, һәр әдәби әсәргә кыскача бәяләмә әзерли», — диде Рөстәм Галиуллин.

«Роман» номинациясе буенча — 2022 елның февраленнән, башка номинацияләр буенча — 2021 елның декабреннән дә соңга калмыйча, жюри җиңүчеләрне билгеләргә тиеш.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100