news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Касыйм ханлыгы турында китап Коломнадагы фестивальдә тәкъдим ителде

Әлеге китап Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап нәшер ителгән.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). «Тени Касимовского ханства» китабы Коломнадагы IX «Антонов алмалары» Халыкара китап фестивалендә тәкъдим ителде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Быел Рязань өлкәсе стендында «ЧИТАЙ» Нәшрият йорты бастырып чыгарган һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Тени Касимовского ханства» фотоальбомы урын алган.

Басманың авторлары — РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов һәм педагогика фәннәре кандидаты, тарихчы Марат Сәфәров, баш редакторы – Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов.

«Тени Касимовского ханства» китабы – борынгы авыллар, табигый урыннар, мәчетләр һәм зиратлар буйлап – Рязань өлкәсендә яшәүче татарлар дөньясына сәяхәт ул. Биредә шулай ук өлкәдәге татар авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре дә туплап бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100