420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дәүләт язучыга әдәби эшчәнлек өчен мөмкинлекләр тудырырга тырыша, әмма нәтиҗәләр канәгатьләнерлек түгел. Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп бүгенге татар әдәбияты турында фикерләрен җиткерде.
«Дәүләт ягыннан без язучылар сораганның барысын да бирергә тырышабыз. Бәлки, сез — журналистлар ягыннан да әдәбиятка җитәрлек күләмдә игътибар җитмидер. Бу мәсьәләдә нинди сораулар булса — барысын да хәл итәбез», — диде Президент.
«Безнең яхшы әсәрләребез булырга тиеш. Әмма андый әсәрләр юк бит әле. Бу эш нигә аксый икән? Без дә моннан канәгать түгел», — диде ул.
«Әгәр гаиләдә берсе дә ана телендә сөйләшми икән, ул телне кулланмыйсың икән, сиңа әсәрләр дә, бернәрсә дә кирәкми. Ә кызыксына башласаң, кирәклеген күрәсең», — дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.
8 март уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналист хатын-кызлар белән традицион очрашуын уздырды.