news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар берлеге яшь прозаиклар иҗатын анализлый

Утырыш 11 февральгә билгеләнгән.

Язучылар берлеге яшь прозаиклар иҗатын анализлый
Татар-информ архивы

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге яшь прозаиклар Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Әгъләметдиновның иҗатын анализлый.

Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, яшьләрнең иҗатын Проза, Әдәби тәнкыйть һәм Балалар әдәбияты остаханәсе бәяләячәк.

Утырыш 11 февральгә билгеләнгән.

Яшь иҗатчыларның беренче китаплары 2020 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Айгөл Абдрахманованың «Караш», Алинә Бикмуллинаның «Йолдызлар шулай куша» һәм Райнур Әгъләметдиновның «Каеннар ник елый?» дип аталган китаплары укучыларга тәкъдим ителде

Проектның координаторы — Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot