Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу этабы башлана
Бәйгедә катнашучылар 16 ноябрьгә кадәр үз видеоязмаларын (5 минуттан артмаска тиеш) Youtube каналына урнаштырырга тиеш.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 5 — 16 ноябрь көннәрендә «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу этабын уздыра. Конкурста 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Конкурс «Җәлил татар телендә», «Җәлил рус телендә», «Җәлил дөнья халыклары телендә» (татар теленнән тыш), «Фронтовик язучылар татар телендә», «Фронтовик язучылар рус телендә», «Фронтовик язучыларның әсәрләрен күмәк башкару», «Җәлилчеләр» (14 яшьтән 17 яшькә кадәр) номинацияләре буенча үткәрелә.
Бәйгедә катнашучыларга 16 ноябрьгә кадәр үз видеоязмаларын (5 минуттан артмаска тиеш) Youtube каналына урнаштырып, аңа сылтама һәм гаризаларын dzhalil84@bk.ru электрон адресына юлларга кирәк.
Җиңүчеләрнең видеоязмалары «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең чираттагы этабына җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз