news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Глаголица» премиясенең приз фонды 1,5 млн сум тәшкил итәчәк

Акча финалда катнашачак 100 яшь автор арасында бүленә.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). 2020 елда «Глаголица» VII бәйсез әдәби премиясенең приз фонды 1,5 млн сум тәшкил итәчәк, алар конкурста катнашучы 100 яшь язучы һәм шагыйрь арасында бүленәчәк. Бу хакта «Бәхетле тарихлар» хәйрия фондының матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Премиянең утыз җиңүчесе электрон планшет һәм китаплар алачак. Гран-прига ия булган алты кешегә Гусь Хрустальный шәһәре заводында махсус эшләнгән бәллүр ябалак сыны тапшырачаклар. 

Һәр финалистка катнашучыларның иң яхшы эшләре тупланган алманах бүләк ителә. Авторларның күпчелеге өчен бу чын китапта аның беренче басмасы булачак.

Быел «Глаголица» премиясе лонг-листына 100 яшь язучы эләккән. Алар барысы да финалга чыга һәм ил әдәбияты мэтрларыннан мастер-класслар узачак сменада катнашачак. Ул 2020 елның ноябрендә биш көн дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100