news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Саумы, Казан!» проза әсәрләре бәйгесенә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә

Эссе яки хикәяләр Казан турында, мәсәлән, шәһәрдә яшәүче күренекле шәхесләр, яисә аңа карата үз карашың турында булырга тиеш.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында 31 июльгә кадәр «Саумы, Казан!» проза әсәрләре конкурсына гаризалар кабул ителә. Бүгенге көнгә 39 гариза кергән: 24 — рус телендә һәм 15 — татар телендә, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Конкурс ике яшь категориясе арасында: 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында оештырыла. Анда Татарстанның дәүләт телләрендә язучы авторлар катнаша ала.

Республика территориясендә яшәүче халыкларның башка телләрендә эшләр рус яки татар телләренә тәрҗемә итеп язылырга тиеш. Конкурста катнашучыларга Казан турында эссе яки хикәя язарга кирәк, мәсәлән, шәһәрдә яшәүче күренекле шәхесләр, яисә аңа карата үз карашың турында.

Конкурс эшләрен kazankonkurs2021@mail.ru  электрон адресына «„Саумы, Казан!“ конкурсына» тамгасы белән җибәрергә мөмкин. Моннан тыш, Instagram һәм «Вконтакте» социаль челтәрләрендә #СаумыКазан, #Здравствуйказан хештеглары белән эшне бастырып чыгарырга һәм текст башында конкурста катнашу турында язарга мөмкин.

Эшләрне электрон почтага җибәргәндә, гаризада автор турында мәгълүмат күрсәтергә кирәк: фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, яше, эш яки уку урыны, яшәү адресы, телефон номеры, электрон адрес, шулай ук әсәрнең номинациясе, атамасы, аны иҗат итү датасы. Instagram социаль челтәрендә басылган очракта мәгълүматны сылтама буенча тутырырга кирәк.

Җиңүчеләр 30 мең сумнан алып 80 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр ала. Бу хикәяләр Казанга багышланган китапта чыгачак. Жюри эшләрне 15 августтан 29 августка кадәр карый һәм 30 августта җиңүчеләрне бүләклиләр.

Конкурс Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100