Әлмәт китапханәләре проекты Россиянең иң яхшы проектлары исемлегенә керде

«Креатив индустрияләрдә мәдәни инициатива/лидерлык» программасы тәмамланган.

(Әлмәт, 3 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт китапханәләре проекты Россиянең иң яхшы проектлары исемлегенә керде. Бу хакта район газетасы яза.

Программада катнашу өчен 5020 кеше гариза тапшырган, әмма 150 се генә ябык онлайн-инкубаторга эләккән.

Ай дәвамында катнашучылар белән 30 эксперт эшләгән. Катнашучылар өчен практик вебинарлар, консультацияләр оештырылган.

Иң югары балл җыйган 60 катнашучы 26-29 ноябрьдә Мәскәүдә узган турда үзләренең проектларын яклаган.

«OpenAirLIB — ачык әдәби киңлек» проектын Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Низамиев Инсаф тәкъдим иткән.