news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар Данил Салихов җитәкләгән идарә эшчәнлеген «канәгатьләнерлек» дип бәяләде

Бүген Татарстан Язучылар берлеге үзенең чираттагы корылтаен үткәрде

Язучылар Данил Салихов җитәкләгән идарә эшчәнлеген «канәгатьләнерлек» дип бәяләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучылар Татарстан язучылар берлеге идарәсенең 2016-2020 еллардагы эшчәнлеген «3»лелек, ягъни, «канәгатьләнерлек» дип бәяләде.

Татарстан язучылар берлегенең чираттагы XIX корылтаеның икенче өлешендә әдәби жанрлар буенча чыгышлар тыңланды һәм резолюция кабул ителде.

Жанрлар буенча докладлар кыскартылган форматта укылды. Ркаил Зәйдулла әдәбият үсеше турындагы сөйләшүләрне соңрак Берлек утырышларында дәвам итәргә тәкъдим итте.

Язучылар Данил Салихов җитәкләгән идарә эшчәнлеген «канәгатьләнерлек» дип саный.

Бүген Татарстан Язучылар берлеге үзенең чираттагы корылтаен үткәрде. Язучылар алдагы дүрт елга үзләренең яңа рәисләрен сайлап куйдылар. 122 тавыш белән Ркаил Зәйдулла сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100