news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге съезды өч мәйданчыкта башланып китте

Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре видеоконференцэлемтә аша кушыла.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлегенең съезды өч мәйданчыкта башланып китте. Съездның Тинчурин театры залында барган төп мәйданчыгына видеоконференцэлемтә аша Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре кушыла.

«Съезд өч мәйданчыкта эшләсә дә, бер сулышта уза. 231 язучыбыз мандат алды — кворум бар», — диде Данил Салихов.

Съездда рәсми кунаклардан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша. Алар белән бергә президиумга халык язучылары Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Зиннур Мансуров, күренекле язучы Ольга Левадная һәм Данил Салихов сайланды.

Съездны алып бару вазифасы халык язучысы Зиннур Мансуровка йөкләнде. Секретариатка Фәйрүзә Мөслимова, Рифә Рахман һәм Йолдыз Шәрапова сайланды. Мандат комссиясенә Хатип Миңнегулов, Зиннур Хөснияр һәм Рөстәм Галиуллин керде. Санау комиссиясенә Вакыйф Нуриев, Әлфия Галимуллина, Нәбирә Гыйматдинова, Хәбир Ибраһим, Гәүһәр Хәсәнова, Рифат Җамал сайланды.

Татарстан Язучылар берлеге съезды 2020 елның июнендә булырга тиеш иде. Ләкин санитар-эпидемиологик вазгыять әлеге җитди чараны кичектереп торырга мәҗбүр итте. Шул сәбәпле Татарстан язучылар берлеге идарәсе Берлек рәисе Данил Салиховның вәкаләтләрен тагын бер елга кадәр озайткан иде.

Съезд Роспотребнадзор таләп иткән саклык чараларын искә алып үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100