news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп халык язучысы Ркаил Зәйдулла сайланды

Татарстан Язучылар берлегенең резолюциясе кабул ителде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп халык язучысы Ркаил Зәйдулла сайланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык язучысы Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.

Ркаил Зәйдулла кандидатурасы өчен 122 язучы тавыш биргән. Рәмис Аймәт өчен 74 язучы тавыш биргән. Сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән узды.

Бәхәсле булу сәбәпле, съездга онлайн кушылучыларның тавышлары саналмады.

Ркаил Зәйдулла — шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 59 яшь. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100