news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла Берлек идарәсенә хатын-кыз язучыларны күп тәкъдим итүен ассызыклады

Бүген Татарстан Язучылары берлеге рәисе итеп Ркаил Зәйдулла сайланды.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлегенең яңа идарә составын тәкъдим итте.

Язучылар берлегенең яңа сайланган рәисе идарәгә нигездә халык язучыларын тәкъдим итте. Идарәгә шулай ук, Камил Кәримов, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мәхәммәтшиннар кертелде.

«Мине хатын-кыз язучыларга хөрмәтсезлектә гаепләүчеләр бар. Күрәсез — мин идарәгә хатын-кызларны күп тәкъдим иттем», — диде Ркаил Зәйдулла.

Ул идарәгә Дания Заһидуллина, Луиза Янсуар, Илсөяр Иксанова, Лилия Гыйбадуллина, Нәбирә Гыйматдинова, Алена Кәримоваларны тәкъдим итте.

Бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп күпчелек тавыш белән Ркаил Зәйдулла сайланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot