news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Корбан белән Вахит Имамов Язучылар берлеге рәисе була алмаячагын әйтте

Тинчурин театрында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара.

Рафис Корбан белән Вахит Имамов Язучылар берлеге рәисе була алмаячагын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә кандидатлар Рафис Корбан белән Вахит Имамов Язучылар берлеге рәисе була алмаячакларын әйтте.

«Мин „самоотвод“ алам. Анда Ркаил Зәйдулланы сайларга тәкъдим итәм», — диде Рафис Корбан. Ул аның программасын уңай бәяләде.

Вахит Имамов ТР Дәүләт Советында татар язучылары күбрәк булырга тиешлеген әйтте. «Язучы депутатларыбыз күбрәк булса, сайлау мөмкинлегебез дә артыр иде», — диде ул. 


Язучылар рәислеккә кандидат итеп Ркаил Зәйдулла, Рәмис Аймәт, Вахит Имамов һәм Рафис Корбан исемнәрен атаган иде.

Тинчурин театры залында Татарстан язусылар берлеге съезды бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot