Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәдәният министры Ирада Әюпова Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклеген әйтте
Тинчурин театрында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара.
(Казан. 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклегенә басым ясады.
Ирада Әюпова татар әдәбиятын оештыру эшчәнлегенең заман таләпләренә туры китереп оештырылу кирәклеген әйтте.
«Татарстан Язучылар берлеге тирәсендәге шау-шу аерым шәхесләрнең генә түгел, татар язучысы исеменең абруен төшерә. Үзгәрешләр кирәк. Татарстан Язучылар берлегенә көчле лидер кирәк», - диде Ирада Әюпова Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда.
Тинчурин театры залында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара. Съездның Тинчурин театры залында барган төп мәйданчыгына видеоконференцэлемтә аша Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре кушыла.
Съездда рәсми кунаклар — ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз