news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининградта Фатих Кәрим истәлегенә багышланган әдәби бәйге игълан ителде

Конкурс «Шигърият», «Кече проза», «Публицистика» номинацияләре буенча узачак.

Калининградта Фатих Кәрим истәлегенә багышланган әдәби бәйге игълан ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Калининградта «Син йөрәгеңне кызганма, шагыйрь» дип аталган төбәкара ачык әдәби бәйге игълан ителде. Конкурс күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе, йөзләгән шигырь, 18 поэма, ике повесть һәм драма авторы булган Фатих Кәрим истәлегенә багышланган.

Конкурста Россия территориясендә һәм СССРның элеккеге республикаларында даими яшәүче, җенесенә, һөнәренә, диненә һәм нинди милләттән булуына карамастан, 14 яшькә җиткән теләсә кайсы автор катнаша ала. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Конкурс «Шигърият», «Кече проза», «Публицистика» номинацияләре буенча узачак. Эшләрне язучылар берлекләре, язучылар ассоциацияләре һәм аларның структур бүлекчәләре, шулай ук авторлар үзләре (үз-үзләрен тәкъдим итү) тәкъдим итә ала.

Автордаш эшләре дә кабул ителә, бу очракта гаризада әсәрнең барлык авторларының да элемтә мәгълүматларын күрсәтергә кирәк. Эшләрне тәхәллүс белән дә тәкъдим итәргә мөмкин, әмма шул ук вакытта гаризада авторның чын фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелә.

Эшләр 15 февральдән 15 апрельгә кадәр wave.free@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Лонг-бит 2021 елның 1 маеннан да соңга калмыйча билгеле була.

«Син йөрәгеңне кызганма, шагыйрь» конкурсын Россия Язучылар берлегенең «Балтыйк язучылар оешмасы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Калининград төбәк бүлекчәсе һәм «Багратион шәһәре округы» муниципаль берәмлеге администрациясе Калининградның «Кардәшлар» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Язучылар берлеге катнашында уздыра, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100