news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берлекнең яңа рәисе Ркаил Зәйдулла урынбасар итеп Илсөяр Иксанованы алырга мөмкин

Бүген Татарстан Язучылар берлеге үзенең чираттагы корылтаен үткәрде.

Берлекнең яңа рәисе Ркаил Зәйдулла урынбасар итеп Илсөяр Иксанованы алырга мөмкин
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлеге рәисенең бер урынбасары шагыйрә Илсөяр Иксанова булырга мөмкин.

«Бер урынбасар Илсөяр Иксанова булыр, бәлки. Әлегә башкасын әйтә алмыйм», — диде яңа гына рәис итеп Ркаил Зәйдулла.

Яңа рәис Татарстан Язучылар берлегенең яңа идарә составына хатын-кыз язучыларны күп кертүенә басым ясады. 27 язучыдан торган идарә составында сигез хатын-кыз язучы бар.

Болар — Дания Заһидуллин, Илсөяр Иксанова, Лилия Гыйбадуллина, Алена Кәримова, Луиза Янсуар, Гәүһәр Хәсәнова, Нәбирә Гыйматдинова, Ольга Иванова.

Бүген Татарстан Язучылар берлеге үзенең чираттагы корылтаен үткәрде. Язучылар алдагы 4 елга үзләренең яңа рәисләрен сайлап куйдылар. 122 тавыш белән Ркаил Зәйдулла сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100