news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гавриил Державин исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

Конкурс нәтиҗәләре буенча лауреат диплом һәм 200 мең сум күләмендә акча алачак.

Гавриил Державин исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады
https://tatmsk.tatarstan.ru/

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елда Г. Р. Державин исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул ителә.

Премия республиканың интеллектуаль һәм рухи потенциалын үстерү, әдәби иҗатка һәм юриспруденция өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү, шулай ук Г. Р. Державин истәлеген мәңгеләштерү максатларында гамәлгә куелды. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурска әдәбият өлкәсендәге эшләр генә кабул ителә. Бәйге нигезләмәсе буенча, ул язучыларга татар яки рус телендә язылган аеруча әһәмиятле әсәрләр (шигърият, проза, тәрҗемә, публицистика, әдәби тәнкыйть) өчен бирелә.

Әсәрләр биш ел дәвамында нәшер ителгән булырга тиеш. Авторларның эшләрен бәйгегә Татарстан дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, фәнни, иҗтимагый, мәгариф, мәдәни-ял оешмалары, шулай ук театр, музей, китапханә һәм җирле үзидарә органнары тәкъдим итә ала.

Конкурска гаризаны бер яки авторлар коллективы (биш кешедән артмаска тиеш) бирә ала. Премия елга бер бирелә. Конкурс нәтиҗәләре буенча лауреат диплом һәм 200 мең сум күләмендә акча алачак.

Материаллар 2021 елның 23 маена кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгында кабул ителә. Бүләкләү тантанасы 14 июльдә, Державинның туган көнендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100