news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү укучысы Муса Җәлилнең ун шигырен испан теленә тәрҗемә иткән

24 ноябрьдә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Мигель Эрнандес исемендәге 2123нче мәктәп укучысы Ульяна Федоронина бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең ун шигырен испан теленә тәрҗемә иткән. Ул «Җәлил укулары» IV халыкара әдәби конкурсында катнаша, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

«Җәлил укулары» конкурсы төрле яшь категорияләрендә һәм номинацияләрдә уза. Әлеге конкурсның төп максаты - сәнгатькә карата кызыксыну уяту.

24 ноябрьдә «Җәлил укулары»на Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурсның ярымфиналы һәм финалы Казанда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot