Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү өлкәсендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен онлайн үткәрәләр
Быел бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). «Җәлил укулары» III халыкара шигырь укучылар әдәби бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе өчен беренче ике этапны Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге онлайн-режимда үткәрәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу өчен яшь буенча чикләүләр юк. Ул дүрт этапта үткәрелә: җирле, өлкә, ярымфинал, финал була. Ярымфинал һәм финал Казан шәһәрендә бәйгенең оештыру комитеты билгеләгән срокларда үткәреләчәк.
Бәйге ел саен сөйләм телен үстерү һәм нәфис сүз белән кызыксынуны формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тою максатыннан үткәрелә. Бәйгедә «Муса Җәлил татар телендә», «Муса Җәлил рус телендә», «Җәлил дөнья халыклары телләрендә», «Фронтовик язучылар татар телендә», «Фронтовик язучылар рус телендә», «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив башкару», «Җәлилчеләр» номинацияләре бар.
Катнашу өчен гаризаларны2020 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча: Nailya.Akmaeva@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Бәйгене «Бөтендөнья татар конгрессы», Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан–Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Милли музее оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз