news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элеккеге Мәгариф министры Наил Вәлиевнең репрессияләнгән мулла турында китабы чыкты

Галим Илнур Миңнуллин «Әхмәтша хәзрәт Исламшинның язмышы» китабында сурәтләнгән имамның шәхси тарихы Совет тарихын өйрәнү өчен бик мөһим чыганак булачагын әйтте.

Элеккеге Мәгариф министры Наил Вәлиевнең репрессияләнгән мулла турында китабы чыкты
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2007-2009 елларда Татарстанның Мәгариф һәм фән министры булып эшләгән, Татарстан Фәннәр академиясенең академигы Наил Вәлиевнең «Әхмәтша хәзрәт Исламшинның язмышы» китабы чыкты.

Яңа китапны бүген Фәннәр академиясендә тәкъдим иттеләр. Басма КГБ архивыннан алынган документларга, дәүләт тарафыннан сер итеп саклана торган материалларга нигезләнеп әзерләнгән. Китап Наил Вәлиевнең бабасы, 1950нче еллар башында репрессия корбаны булган Әхмәтша хәзрәт турында документаль стильдә язылган.

«Мин 25 ел буе бабам турында документлар тупладым. Хәзер шуңа шаккатам: ничек инде якташларым ышанмаслык нахак донослар яза алганнар? Аларны җәзаламаганнар, атып үтерү белән куркытмаганнар. Донос язарга сораганнар һәм алар аны эшләгән. Китапта яла ягучыларның да, җәберләүче тикшерүчеләрнең дә исемнәре бирелде», — диде Наил Вәлиев.

Әхмәтша хәзрәт Исламшиннан сорау алулар 1944 елдан башланган. 1920нче елларда ул, башка имамнар кебек, тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итү турындагы документка кул куйган. Шуннан башка имам булырга ярамаган. Хәзрәт документка кул куйса да, донослар язмаган. Моның өчен тикшерүчеләр аны җәберләргә тотынганнар.

«Әнинең сеңлесе бабайдан сул кул бармакларының кәкрелеге сәбәбен сорагач, ул: „Бала чакта сул кулым дөрес әйбер эшләмәгәндер“ дип шаяртып җавап биргән. Чынлыкта, аның һәр бармагын 10-15 мәртәбә сындырганнар», — диде Наил Вәлиев.

Чистайдан ике кешенең доносы нигезендә Әхмәтша хәзрәт Исламшинны 1950 елда 10 елга Кемерово өлкәсенә лагерьга җибәргәннәр. Соңыннан ачыкланганча, шул елны шул ук тикшерүче язучы Аяз Гыйләҗевны да җәберләгәннәр.

Татарстан Фәннәр академиясенең президенты Мәгъзүм Сәлахов китап авыр укыла, ләкин тарихны аңлар өчен яшьләр аны укып чыгарга тиеш дип әйтте. «Бу китапның барлыкка килүенә үзгәртеп кору чоры, КГБ архивлары ачылуы этәргеч бирде. Архивлар ачылгач, чынбарлык күренеп алды, ләкин алар яңадан ябылды», — диде ул.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының урынбасары Илнур Миңнуллин тарихчылар тарафыннан Әхмәтша хәзрәтнең эшен игътибар белән өйрәнергә кирәклеген әйтте. «Бу беренче карлыгач, мондый төрдәге беренче басма. Совет тарихын өйрәнү өчен бик мөһим чыганак булачак», — диде ул.



Галерея: Н. Вәлиевнең «Әхмәтша хәзрәт Исламшинның язмышы» китабын тәкъдим итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100