news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Әмирхан Еники Сталинны тәнкыйтьләгән әсәрендә сәясәтче буларак ачыла

Фоат Галимуллин 1986 елда Кукмарада узган татар әдәбияты көннәрендә Әмирхан Еники белән якыннан танышуын әйтте

Фоат Галимуллин: Әмирхан Еники Сталинны тәнкыйтьләгән әсәрендә сәясәтче буларак ачыла
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең «Кояш баер алдыннан» хезмәтенә нигезләнеп, әдипне сәясәтне тирән бәяли алган публицист итеп күрүен әйтте. Бу әсәрендә ул Сталин чорын да тәнкыйтьли.

«Әмирхан ага ХХ гасырдагы вакыйгаларны ил-халык-хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнеп, халык мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә үз карашларын белдереп бара. Үзәктә — Татарстандагы хәлләр. „Кояш баер алдыннан“ китабында ул безгә сәясәтче буларак ачыла», — дип сөйләде галим «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

«Хәлбуки, миңа калса, бу Сталин теләп алган сугыш иде. Аңа инде Җир шарының алтыдан бер өлеше генә җитми башлады, калган өлешләрен дә бик әйбәтләп үз кулына алырга тиеш иде. Ялгыз гына хакимлек итәргә яратучыларның бу котылгысыз бер өянәге булса кирәк — тарих безгә шуны күрсәтә», — дип яза Әмирхан Еники 1996 елда чыккан «Кояш баер алдыннан» китабында.

Фоат Галимуллин фикеренчә, Еники сәяси-иҗтимагый барышка тирәнтен аңлап, белеп, туры, анык бәя биргән: «Ул чорлар һәммәсе дә алдану белән төгәлләнде: социализм әкренләп сүнә-сүнә юкка чыкты, аңардан көткән иркен мул тормышны күрмәдек, фикри вә рухи хөрлеккә ирешмәдек, ә коммунизм дигән „җәннәт“ кысыр бер хыял гына булып калды. Шулай итеп, бөтен гомер нидер көтеп яшәү белән үтеп китте», — диелә китапта.

Фоат Галимуллин Әмирхан Еникинең һәр әсәрен тирәннән белүен, язучының үзе белән якыннан 1986 елда Кукмарада узган татар әдәбияты көннәрендә танышуын әйтте. «Ул татар прозасының үсешен тәэмин иткән зур затлы баскычлардан булды. Һәрвакыт яңа сүз сөйли — бер урында әйткән сүзен кабатламый иде. Шушы танышуда ул миңа „Кояш баер алдыннан“ китабын бүләк итте», — дип искә алды әдәбият галиме.

КФУ галиме Гөлфия Гайнуллина Әмирхан Еникинең «Кояш баер алдыннан» исемле сәяси-аналитик мәкаләләр җыентыгындагы язмаларның әдипнең 2019 елда дөнья күргән 3 томлыгына, билгеләнгән күләмгә сыешмау сәбәпле, кертелмәвен һәм яңадан бастырылып, киң катлам укучыга тәкъдим ителергә тиешлеген искәртте.


Әмирхан Еники — 1909 елның 2 мартында элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында туа. Еники публицистик язмаларында ХХ йөзнең күренекле шәхесләре турында яза. Әдип Сәгыйть Сүнчәләй, Төһфәт Ченәкәй исемнәрен кайтара, зыялылар алдында беренчеләрдән булып Гаяз Исхакый мирасын торгызу проблемасын күтәрә. Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Бакый Урманче һ.б. белән аралашып яшәгән әдип мәкаләләрендә Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ һ.б. бик күп бөек шәхесләренең дә исемнәрен мәңгеләштерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100