news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әмирхановның яңа китабына «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары кергән

Әсәрләрдә татар тарихында зур әһәмияткә ия булган шәхесләргә багышлана.

Марат Әмирхановның яңа китабына «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары кергән
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Язучы Марат Әмирхановның яңа китабына «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары кергән. Татар китап нәшрияты социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Әсәрләрнең икесе дә, татар тарихында зур роль уйнап та, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән бөек шәхесләргә багышлана.

Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд җитәкчелегендә Казан ханлыгы тернәкләнеп, үсеп китә, дөнья мәйданына чыга, халыкара таныла.

Алтын Урданың иң катлаулы, болганчык дәверендә, ханнардан да югарырак абруйга ирешеп, күп еллар буе Алтын Урда сәясәтен билгеләгән әмир Мамай язмышы әле драматик, әле романтик рухта сурәтләнә, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100