news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда балалар өчен татар телендә «Ник? Нигә? Нигә алай?» китабын чыгарырга җыеналар

«Үз телем» бәйгесендә мәктәп укучылары, студентлар һәм яшьләр татар телен үстерү буенча эшләр тәкъдим иткән.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). КФУның OpenLab Биотехнологияләр фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Гөлнур Фәхруллина һәм Психология һәм мәгариф институты магистранты Сәрбиназ Шәйхуллова Казан мэриясе грантына ия булды. Бу хакта КФУның медиапорталы хәбәр итә.

Алар «Үз телем» татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар бәйгесендә җиңде. Шулай итеп алар «Ник? Нигә? Нигә алай?» дигән фәнни-популяр басманы нәшер итү өчен 122 мең сум акча ала.

Әлеге китап дүрт яшьлек һәм аннан өлкәнрәк балаларга адресланган.

Авторлар китап өчен сораулар туплаган инде, аларның күбесенә җаваплар һәм шигырьләр әзерләнгән. Алга таба кызлар алдында фәнни редактор, рәссам һәм нәшрият белән эшләү бурычы тора, диелә хәбәрдә.

Приз фонды 1 миллион сум тәшкил иткән конкурста мәктәп укучылары, студентлар һәм яшьләр татар телен үстерү буенча проектлар тәкъдим итте. Биш проект җиңүче дип табылды. Бәйге Татарстан башкаласы мэриясе һәм Казан шәһәр Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов ярдәме белән оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100