news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Язучылар берлеге «Әдәби көрәш»кә чакыра

Бәйге финалы - Әдәби Сабан туе Арча шәһәре стадионы мәйданында булачак.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге 1 июль көнне #әдәбикөрәш бәйгесе башлап җибәрде. Ул ике этаптан тора.

Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, I этап - онлайн форматта 1-7 июль көннәрне үткәрелә. 8 июль көнне ТР Язучылар берлеге бинасында жюри онлайн «әдәби көрәшчеләр» арасыннан, катнашучылар күплегенә карап, 24 яисә 48 финалистны ачыклый.

9-11 июль көннәрне Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында һәм әдәби марафонның Телеграм-каналында әдәби көрәшнең финалистлары исемлеге урнаштырылачак.

II этап - Әдәби Сабан туе Арча шәһәре стадионы мәйданында язучы, шагыйрь хөкемдарлар алдында үткәрелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot