Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә районында ике яңа китап тәкъдим ителде
Шагыйрә Таңчулпан «Ияләр ни дияр» китабын һәм Минҗиһан Хәерова белән Хәтимә Хөснуллина «Үткән гомерләрне барлап» китабын тәкъдим итте.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Яңа Чишмә районның Ак бүре авылы мәдәният йортында берюлы ике китапны тәкъдим итү чарасы узды. Ак бүре авылының мәдәният йортында шагыйрә Таңчулпан «Ияләр ни дияр» китабын һәм Минҗиһан Хәерова белән Хәтимә Хөснуллина «Үткән гомерләрне барлап» китабын тәкъдим итте.
Кемдер «Ияләр ни дияр» китабындагы фикерләр белән килешеп бетмәскә дә мөмкин. Аның тагын бер үзенчәлеге бар. Китапның бизәлешендә дә исеме кебек үк мәгънәви тирәнлек чагыла. Әйтерсең лә, әлеге бауны тартып чишүгә яңа заман төенләгән сорауларга җавап табыла. Бу турыда «Россия Татарстан» ТРК сайтында хәбәр ителә.
«Язганнарыбызны тапшырдык та, кулыбызга китап итеп бастырып та бирделәр», — дип шатлыкларын уртаклашты шигырь язучы апалар. Ә бастырып китереп бирүче — авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов.
Мәдәни чарада гармун моңнары, җырлар да яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз