news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Марат Кәбиров «Киллер» әсәрендә укучыны бәхәсле хакыйкатькә ышандыра

Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята.

Ркаил Зәйдулла: Марат Кәбиров «Киллер» әсәрендә укучыны бәхәсле хакыйкатькә ышандыра
Рамил Гали

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер («Дәва») әсәренә бәя бирде. Бәяләвендә ул авторның игелек белән явызлык арасындагы бәхәскә ышандыра алуын әйтте.

«Марат Кәбировның „Киллер“ („Дәва“) әсәре детектив кебек җиңел укыла. Хәер, аны, шикләнмичә, әлеге жанрга кертеп тә буладыр. Әсәр камил тел белән, Маратка хас сурәтлелек белән язылган. Җиңел әсәр сыман тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята: игелек барыбер, иртәме-соңмы, явызлыкны җиңә. Марат Кәбиров шушы бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган», — дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Шагыйрь эчтәлеккә дә тукталып үтте: «Зифаның балачагында киллер кереп, әти-әнисен һәм сеңлесен үтереп чыга. Үзе дә бәхетле очраклылыктан гына исән кала. Мондый фаҗиганы күз алдына китерсәң дә йөрәк өшеп китә. Зифа үтерүчене озак эзли һәм менә бер көнне… Юк, эчтәлекне сөйләмим әле, һәркем үзе укып тетрәнсен», — ди Ркаил Зәйдулла.

Марат Кәбировның «Киллер» дип аталган яңа китабы Татарстан районнарында, китап район газеталары редакцияләрендә сатыла. Казанда аны газета-журнал киоскларында һәм татар китаплары кибетләрендә алып була. Китапны заказ белән почта аша кайтарту мөмкинлеге дә бар.

Почта аша кайтартуга заказлар 8-917-393-09-62 телефоны аша яисә инстаграмда @kitaphane_ku аккаунтында кабул ителә.

Китап сәүдәсе белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр китапны күпләп алу шартлары турында 8-917-393-09-62 телефонына шалтыратып белә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100