news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчесе: Язучылык эше ошаса да, язучы булам дигән максат куймыйм

Алинә Хәбибуллина фикеренчә, киң җәмәгатьчелеккә иҗат иткәндә генә язучылык эше профессия булып карала ала.

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчесе: Язучылык эше ошаса да, язучы булам дигән максат куймыйм
Солтан Исхаков

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Проза» номинациясендә Шәриф Камал исемендәге премия җиңүчесе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Алинә Хәбибуллина язучылык белән шөгыльләнүен хобби дип атады.

«Язучылык белән шөгыльләнү әлегә хобби булып кала, әлегә без дөньяга үз сүзебезне әйтәбез. Аудитория өчен яза башлагач, профессиягә дә әйләнә алыр иде, мөгаен. Язучылык эше ошаса да, мин үземә язучы булам, дигән максат куймыйм. Киләчәктә каләмем язудан туктамас дип өметләнәм», — диде ул «Татар-информ»да үткән матбугат очрашуында.

Алинә бәйге турында ишеткәч, хикәя язарга керешүен әйтте. «Бәйгеләр аша мин әдәбият өлкәсендә үсәм. Язучыларның бәясе миңа этәргеч бирә. Хикәяне язганда, Шәриф Камал кебек яңалык алып килергә, психологизмга басым ясарга тырыштым. Мондый бәйгеләр аша яшьтәшләребезнең иҗаты белән таныша алабыз, тәҗрибә уртаклашабыз», — дип билгеләп үтте яшь иҗатчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100