news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарды

Автор китапка кергән «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьларында яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар булуын әйтте.

«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарды
Рамил Гали

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татмедиа»ның «Идел-пресс» полиграфия комплексында язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабы 2000 данә тираж белән чыкты. «Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан икенче китап.

«Киллер» китабында ике әсәр — «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьлары бар. «Исемнәре котсыз булса да, үзләре мөлаем әсәрләр. Яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар бар. Гади телдә язылды. Укучыны җилтерәтеп алып бара торган әсәрләр алар», — дип сөйләде автор «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Тема, киштәдәге китап шикелле, һәрвакыт күңелдә йөри. Китапны кирәк чакта аласың да, укый башлыйсың. Шул рәвешле, мин дә „Казан утлары“ журналында уздырылган табибларга багышланган бәйгегә яраклаштырып, әсәр яздым. Бер атна тирәсе язылды. Баштан „Дәва“ дигән исем куелган иде, аннары „Киллер“ га үзгәртелде», — диде Марат Кәбиров.

Яңа чыккан китап белән «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та танышты. «Хыялыбыз — китап, газета, журнал укуны модага кертеп җибәрү. Татар халкы эштә дә, өйдә дә, юлда да, ял иткәндә дә китап укысын иде. Иң мөһиме — китапның популяр итү. Кешегә китапны укырга өйрәтәсе иде. Китапларны таныту яңа авторларның килеп чыгуына, булган авторларга иҗат итәргә этәргеч бирергә мөмкин», — диде ул.

Марат Кәбиров яңа әсәрләренең эчтәлеге белән тә таныштырды. «Киллер» әсәрендә ике кешенең очрашуы тасвирлана. Берсе — кешеләрне үлемнән алып калып, коткара торган табиб, икенчесе кешене үтерүче — киллер. Икесенең дә үткән тормышы, сере бар. Шушы серләр әсәр дәвамында чишелә һәм язмышлары кульминацион ноктага килеп терәлә», — диде автор.

«Хөрмәтле мәет әфәнде» повестендә авырудан вафат булган кешене җирләү вакыйгасы сурәтләнә. Әмма ул өч көннән соң исән килеш өенә кайтып керә. Монда бернинди мистика юк. Укучыга шул серләрне чишү сорала», — диде Марат Кәбиров һәм әсәрләрнең универсаль булуын, киң катлам укучысы өчен юнәлдерелгәнен әйтте.

«Казан утлары» китапханәсе сериясенә кергән беренче басма — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы. Ул 2020 елның декабрь аенда 2000 данә тираж белән нәшер ителде һәм өч атна эчендә сатылып бетте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100