news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 августтан очучыларның һәм шахтерларның пенсиясе арта

1 августтан элеккеге очучыларның һәм шахтерларның пенсияләре артачак, шулай ук эшләүче пенсионерлар, тупланма пенсия алучылар һәм июльдә 80 яше тулган гражданнарның пенсиясе яңадан исәпләнәчәк, дип белдерде Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары, депутат Каплан Панеш NEWS.ru сайтына.

Парламентарий сүзләренчә, махсус өстәмә түләүләр гражданлык авиациясенең элеккеге очу экипажлары әгъзалары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре өчен яңадан исәпләнәчәк. Өстәмәнең күләме индивидуаль, ул стажга һәм айлык уртача хезмәт хакына бәйле: очучыларның өстәмә түләүләре якынча - 30 мең, шахтерларның 6 мең сум тәшкил итәчәк. Бу автомат рәвештә башкарыла, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Эшләүче пенсионерларның, эш бирүчеләрнең 2025 ел өчен күчергән взносларын исәпкә алып, иминият пенсияләре ел саен яңадан исәпләнәчәк. Максималь өстәмә - аена 470,28 сум (хезмәт хакы 68 975 сумнан да ким булмаган очракта). Июльдә 80 яше тулган пенсионерларга 1 августтан фиксацияләнгән түләү икеләтә (9 584,69 сумнан 19 169,38 сумга кадәр) арта, шулай ук олы кешене караган өчен 1 413,86 сум күләмендә өстәмә билгеләнә.

Тупланма пенсияләр 2025 ел өчен инвестицияләү йомгаклары буенча 17,3 процентка индексацияләнәчәк. Уртача тупланма пенсия 1 600 сумнан 1 876 сумга кадәр артачак. Яңадан исәпләү якынча 136 мең кешегә кагылачак, бу максатларга 8,5 миллиард сум бүлеп бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot