news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өлешчә яраксыз дип табылган егетләргә армиягә бару мөмкинлеге бирелә

Армиягә барырга теләүчеләр, сәламәтлекләре яхшыруын раслаганнан соң, хәрби комиссариатка килергә тиеш.

Өлешчә яраксыз дип табылган егетләргә армиягә бару мөмкинлеге бирелә
Султан Исхаков

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Өлешчә яраксыз дип табылган егетләргә армиягә бару мөмкинлеге биреләчәк. Армиягә барырга теләүчеләр, сәламәтлекләре яхшыруын раслаганнан соң, мөстәкыйль рәвештә хәрби комиссариатка килергә тиеш була.

Закондагы үзгәрешләр моңа кадәр өлешчә яраксыз дип табылган гражданнарга да армиядә хезмәт итәргә мөмкинлек бирә. Бүген ТР хәрби комиссары Сергей Погодин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

«Быелгы язгы чакырылыш кампаниясендә аерым үзенчәлекләр юк, шулай да игътибарыгызны бер әйбергә юнәлтәсем килә. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, сәламәтлекләре буенча өлешчә яраксыз дип табылып хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителгән һәм РФ Кораллы көчләрендә запаста торган гражданнар хәрби хезмәткә яраклылыкны билгеләү өчен медицина тикшерүе узарга хокуклы», - дип искәртте Сергей Погодин.

Әгәр хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетнең сәламәтлеге яхшырган һәм ул үзен сау-сәламәт дип саный икән, ул медицина тикшерүе уза ала, дип өстәде ТР Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев. 

news_right_1
news_right_2
news_bot