news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Леруа Мерлен» янында атыш оештырган таксистка карата җинаять эше ачу мәсьәләсе карала

Мөнәсәбәтләрне корал ярдәмендә ачыклау нәтиҗәсендә бер пассажирның муены яралана.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). «Леруа Мерлен» парковкасында атыш оештырган таксистка карата җинаять эше ачу мәсьәләсе карала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Пассажирлар машинага утыргач, таксист аларга аяк киемнәрегез пычрак дип шелтә белдерә, нәтиҗәдә ике арада низаг килеп чыга. Таксист кайсыдыр мизгелдә пассажирларның берсенә травматик пистолеттан ата», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы аларның барысы да хәлне ачыклау өчен «Ямашев» полиция бүлегенә китерелүе хакында хәбәр иткән иде.

Мөнәсәбәтләрне корал ярдәмендә ачыклау нәтиҗәсендә бер пассажирның муены яралана. Хәзерге вакытта таксистка карата «Сәламәтлеккә белә торып җиңелчә зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100